«Cәламәт булу – МОДА!» акциясе (12+)
15
Ноябрь 2022
Сишәмбе
14–15 ноябрьдә 13 нче санлы китапханә «Cәламәт булу – МОДА!» акциясе уздырды. Акция кысаларында балалар өчен «Минем бүгенге стиль – сәламәтлегем һәм иртәгә булачак уңышлар!» дигән чара узды. Катнашучылар «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!», «Зарарлы гадәтләр» социаль роликларын карады һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы буклетлар алды. Китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда спорт, кул эшләре, биюләр, сәяхәтләр һәм психология буенча китаплар тәкъдим ителде. |